Archive by day Октябрь 4, 2017

4 октябрь.  “Яшьлек аланы”.

4 октябрь. “Яшьлек аланы”.

Бүген без сезнең белән бергә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына сәяхәт итәрбез. Дөрес, узган тапшыруларыбызның берсендә без Сезне аның тырыш, студент елларыннан ук зур кыр корабларын егәрләүче студентлары белән таныштырган идек инде. Бүген исә әлеге техникум, анда белем алучы студентларның тормышлары белән тагын да якыннанрак танышырбыз.

4  октябрь.  “Старт”.

4 октябрь. “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире Атлас  Гафиятов белән  милли көрәшебезнең балаларга, яшьләргә тәэсире, аларның характерларын ныгытудагы йогынтысы хакында әңгәмә.

4 октябрь.  “Актуаль интервью”.

4 октябрь. “Актуаль интервью”.

Бу атнада, 8 октябрь көнне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәренең һөнәри бәйрәме. Шул уңайдан премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов матбугат конференциясе үткәрде.