Archive by day Октябрь 5, 2017

5 октябрь.  “Иң изге зат, Укытучым!”

5 октябрь. “Иң изге зат, Укытучым!”

Безнең тормышта бәйрәмнәрнең төрлесе бар. Ә менә бүгенгесе – укытучылар көне – алар арасында яктырып, балкып тора кебек. Чөнки мөгаллимнәр – безнең күңелгә белем һәм тәрбия яктысы салучы игелекле затлар. Шушы матур бәйрәм кичендә мөгаллимнәребезгә җылы теләкләребезне “Иң изге зат, Укытучым!” дигән радиокомпозиция аша җиткерергә булдык.

5 октябрь. «Татарстан дулкынында».

5 октябрь. «Татарстан дулкынында».

Быел халкыбызның атаклы музыканты, виртуоз баянчы, җырлар һәм инструменталь әсәрләр авторы, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә күптән түгел аның зур иҗат кичәсе булып үтте. Бүген без сезгә шушы кичәнең беренче бүлегенең радиовариантын тыңларга тәкъдим итәбез. Аны Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров алып бара.   […]