Archive by day Октябрь 8, 2017

8 октябрь.   “Җырларыбыз сиңа, игенче!”.

8 октябрь. “Җырларыбыз сиңа, игенче!”.

Уңыш бәйрәме уңаеннан концерт. Бүген  — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате  хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан игътибарыгызга “Җырларыбыз сиңа, Игенче!” дигән шигъри-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Шагыйрьләребезнең игенчеләргә мәдхия җырлаган әсәрләреннән, композиторларыбызның  аларны  данлаган җырларыннан  төзелгән  җыр-моң гөлләмәбез күңелләрегезгә хуш килеп,  тагын да зуррак  җиңү – казанышларга  рухландырса, без бик шат булырбыз.

8 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

8 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүген без сезнең игътибарга “Безнекеләр!” дигән сәхифәнең тагын бер чыгарылышын тәкъдим итәргә булдык. “Безнекеләр” – димәк, үзләренең иҗат юлларын Татарстан радиосында башлап, соңыннан башка эшләрдә зур биеклекләргә күтәрелгән, исемнәре республикага танылган шәхесләр, дигән сүз. Менә бүген дә, Татарстан радиосының 90 еллык юбилеен каршылап, студиябезгә элеккеге коллегабыз, Данил Исмәгыйль улы Ибраһимовны чакырдык.

8 октябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

8 октябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Бүген көзнең  шушы  алтын- сары төсләрен күзәтеп, сүз сәнгате һәм музыка түгәрәкләренә йөрүче  дусларыбыз белән әзерләнгән тапшыруыбызны бергәләп тыңлыйк әле. Аларны әлеге сәнгать төрләре ни өчен үзенә җәлеп итте икән, шулар һәм башка шөгыльләре турында үзләре сөйләвендә ишетик.