Archive by day Октябрь 9, 2017

9 октябрь.  “Сердәшханә”.

9 октябрь. “Сердәшханә”.

Бүген сезнең белән Абдулла Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясендә булып, аларның уңышлары турында белешербез. Шунысын да  искәртеп  үтик, әлеге гимназия укучылары патриот- шагыйрь Абдулла Алиш исеме белән горурланып, аның әсәрләрен өйрәнеп үсәләр. Бүген исә без гимназия яңалыклары турында белешербез, осталыкларын сынарбыз.

9 октябрь.  “Ел укытучысы”.

9 октябрь. “Ел укытучысы”.

  Россия күләмендә  үткәрелгән  “Ел укытучысы” конкурсында  беренче бишлеккә кергән  якташыбыз – Казанның 2 нче  лицей-интернатының  математика укытучысы  Алмаз Нуретдин улы Хәмидуллин  конкурсның ничек узуы, бүгенге көн  мәктәбе һәм укытучылары турында сөйли.  

9 октябрь. Туры элемтә.

9 октябрь. Туры элемтә.

7 нче октябрьдән 16сына кадәр  республикабызда  “Урман атналыгы-2017” үткәрелә. Ә 2 нче октябрьдән 17 нче октябрьгә кадәр  Казанда яшь галимнәрнең “Евразия урманнары – Идел буе урманнары” дигән 17 нче  Халыкара конференциясе узды. Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының  урманнар утырту бүлеге җитәкчесе  Тимур Галиев  туры эфирда  шулар хакында сөйләячәк һәм  радиотыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.  

9 октябрь.  “Юллар чатында”.

9 октябрь. “Юллар чатында”.

Бүгенге чыгарылышыбызда: Казанда яктылык кайтаргыч элементларны куллануны популярлаштыру һәм балигъ булмаганнарны таптату очракларын кисәтү темасына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрелде. Төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре мәсьәләне хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен кертте. Балалар травматизмына бәйле мәсьәләләрнең актуальлеге турында узган җомгада ЮХИДИ идарәсендә булган тантаналы чарада да әйтелде. Бу көнне 2017 елда булып узган картинг ярышларында […]