Archive by day Октябрь 10, 2017

10 октябрь.   “Татарстан дулкынында”.

10 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз дөньякүләм танылу алган, хезмәтләре белән зур ачышлар ясаган милләттәшебез мәшһәр астрофизик Рәшит Сүняев белән очраштырыр. Тапшыруыбызның икенче өлешендә   Чаллыда яшәп иҗат итүче  язучы Айгөл Әхмәтгалиева  иҗаты белән танышырбыз.

10 октябрь. “Пар канатлар”.

10 октябрь. “Пар канатлар”.

7 нче ноябрьдә Татарстан дәүләт радиосы  үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан  “Пар канатлар” тапшыруында да радиода төрле елларда эшләгән  хезмәткәрләр турында  язмалар әзерләнә. Бу программада  Бөек Ватан сугышы елларында  Татарстан радиосын  җитәкләгән  халык язучысы Гомәр Бәшировның  гаилә һәм  аның  традицияләре,   татар халкының гореф-гадәтләре турындагы  әңгәмәсе файдаланыла.