Archive by day Октябрь 13, 2017

Татарстан  радиосы  Буада  кунакта.

Татарстан радиосы Буада кунакта.

Халкыбыз Татарстан  дәүләт радиосының  90 еллыгын зурлап  билгеләп үтәргә җыена. Юбилей чарасы  радионың туган көнендә һәм туган нигезендә, ягъни 7 ноябрь көнне  Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узачак.  Ә аңа кадәр радио журналистлары республикабыз шәһәр һәм районнарында, бистә һәм авылларында, предприятие һәм оешмаларында, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә төрле очрашулар, иҗат […]

13 октябрь. Концерт.

13 октябрь. Концерт.

Танылган  шагыйрь һәм журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Дәрзаман шигырьләре һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән концерт. Шигырьләрне  автор үзе укый.

Белдерү!

Белдерү!

Хөрмәтле тыңлаучылар! Бүген 12 сәгать 10 минутка билгеләнгән “Татарстан дулкынында” тапшыруы техник сәбәпләр аркасында эфирга чыкмыйча калды. Борчылып шалтыратучылар да күп булды. Гафу сорыйбыз. Әлеге тапшыру – Чаллы татар дәүләт театрының әйдәп баручы актеры Гөлүсә Гайнетдинованың иҗатына багышланган программа тагын бер атнадан, җомга көнне 12 сәгать 10 минутта эфирда яңгыраячак. Тыңларга онытмагыз!