Archive by day Октябрь 16, 2017

16 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

16 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Татарстан Республикасы Милли Китапханәсендә күренекле тарихчы галимә, тарих фәннәре кандидаты Альта Хаҗи кызы Мәхмүтованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан, аның “Бәзәкәм, туган бишегем” һәм “Колыбель моя, Бизяки” дип исемләнгән яңа китапларын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Бүген без сезне шушы кичәдән яздырып алынган язмалар белән таныштырырбыз.  

16 октябрь. “Юллар чатында”.

16 октябрь. “Юллар чатында”.

Бүгенге чыгарылышыбызда: Россиядә җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләрне уздырмаган өчен машина йөртүчеләргә штраф күләмен 2,5 мең сумга кадәр арттыралар. Машина йөртүчеләр белән аралашучы ЮХИДИ хезмәткәрләре хәзер яңа Административ регламент нигезендә эшләргә тиеш. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев транспорт чараларына электрон паспорт кертү турындагы карарны имзалаган.

16 октябрь. «Яңа көн».

16 октябрь. «Яңа көн».

2017 ел – Татарстанда Имгәнүне һәм терәк-хәрәкәт авыруларын кисәтү елы дип иглан ителде. Ә 12 октябрдә без Бөтендөня артритка каршы көрәш көнен билгеләп үттек. 20 октябрь исә терәк-хәрәкәт авыруларының бер төре Бөтендөня остеопорозга каршы көрәш көне буларак кабул ителгән. Шушы чараларга бәйле рәвештә, бүгенге студиябезгә – Казан шәһәренең ревмотология үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибы Равия […]

16 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

16 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Республикабызның иң беренче нефть скважиналарында эшләгән ветераннар — Татарстанның атказанган нефтьчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе Рәүф Гыйбадуллин, Ленин ордены белән бүләкләнгән Нәфис Фәйзуллин, Татарстанның атказанган нефтьчесе Әнвәр Шаһиев белән әңгәмә.