Archive by day Октябрь 18, 2017

18 октябрь. «Старт».

18 октябрь. «Старт».

Татарстан радиосы журналисты Рәкыйп Гаффар  Татарстанда спорт тормышына кагылышлы  тапшырулар циклын дәвам итә. Казан – Россиянең спорт башкаласы, авылда  спортның үсеше, дөнья күләмендәге чемпионатларга әзерләнү, районнар масштабындагы  ярышларны үткәрү – әлеге һәм башка темалар хакында спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм  спорт өлкәсендәге белгечләр  белән әңгәмәләр.  

18 октябрь.  Туры элемтә.

18 октябрь. Туры элемтә.

Авыл хуҗалыгында, аерым алганда, шәхси кишәрлекләрдә дә  җиләк-җимеш, яшелчә, барлык уңышлар җыеп алып, урнаштырылды. Хәзер бакчаларны  кышка әзерләргә вакыт җитте. Бакчачыларның көзге мәшәкатьләре нибән гыйбарәт? Ашыгыч рәвештә нинди чаралар күрергә? Болар хакында туры эфирда үзенең киңәшләрен танылган бакчачы, күренекле галим Фарсель Зыятдинов җиткерә.

18 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

18 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Әлмәт шәһәреннән нефть сәнәгате ветераны, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе, 80 яшендә дә спортның күп төрләре белән актив шөгыльләнүче һәм яңа гына Эльбрус биеклегенә менгән Шәһит ага Таипов белән үз хәбәрчебез Ясир Хөснетдинов әңгәмәсе.