Archive by day Октябрь 20, 2017

20 октябрь. Концерт.

20 октябрь. Концерт.

Сезне Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев  концертын тыңларга чакырабыз. Бүген җырчы үзенең матур юбилеен – 60 яшьлеген билгеләп үтә. Күпсанлы радиотыңлаучыларыбыз исеменнән аңа  иҗади уңышлар,  сәламәтлек телик.

20 октябрь. «Татарстан дулкынында».

20 октябрь. «Татарстан дулкынында».

Бүген игътибарыгызга театр яңалыклары белән таныштырып бара торган һәм артистлар иҗатына багышланган “Иҗат дәрьясы” сәхифәсен тәкъдим итәбез. Бүген кызыклы әңгәмәдәш эзләп без Чаллы татар дәүләт драма театрына килдек. Шушы көннәрдә генә театр, Булат Сәлахов пьесасы буенча куелган “Яратылмый калган ярлар” спектакле белән яңа сезонны ачты. Спектакльне сәхнәгә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры режиссеры Илсур […]

20 октябрь. “Музыкаль мизгелләр”.

20 октябрь. “Музыкаль мизгелләр”.

Өметләр тулышкан шушы иртәдә һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, рух ныклыгы, күңел тынычлыгы теләп, “Балдан татлы баланнар” дигән радиокомпозиция тыңларга чакырабыз. Табигатьнең шушы ямьле, баланнар кызарган бер мәлендә ямь өстенә ямь булсын әле. Табигатьтә  алтын көз тантана итә. Бу матур  муллыкны авыл җирендә күзәтү  аеруча күңелле. Әнә, басуларда камыл өсләренә көмеш пәрәвәзләр тартылды. Усак, каен агачларының  алтынсу-сары […]