Archive by day Октябрь 22, 2017

23 октябрь. 7.10 – Туры элемтә.

23 октябрь. 7.10 – Туры элемтә.

“Акча санаганны ярата”. Республикабыз авыл хуҗалыгында  хуҗалык итүнең кече формаларына зур игътибар бирелә, алар,  нигездә, табышка эшли. Республика Президенты  күрсәтмәләрен үти барып, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мондый коллективларга һәм шәхси хуҗалыкларга   ярдәм  итүнең  төрле формаларын гамәлгә кертә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Рәшит улы Хәбипов белән  туры эфирдагы әңгәмәдә сүз […]

22 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

22 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Тапшыруның якшәмбе чыгарылышнда “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе тәкъдим ителә. Тапшыруның кунагы – танылган язучы һәм журналист Вакыйф Нуриев. Әңгәмәдә язучының иҗат сукмаклары бәян ителә, аның илдә-көндә булып яткан вакыйгаларга мөнәсәбәте чагылыш таба.

22 октябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

22 октябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Бүген без сезнең игьтибарга композитор Ильһам Байтирәкнең  “Бәхетле балачак” исемле кантатасын тәкьдим итәбез. Автор аны Ринат Харис, Гөлшат Зәйнашева, Бикә Рәхимова, Нур Әхмәдиев шигырьләренә иҗат иткән. Әлеге кантатаны иҗат итүе турында автор фикерләрен дә ишетерсез.