Archive by day Октябрь 24, 2017

24 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

24 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруда  Татарстанның халык рәссамы, Чаллы каласының шәрәфле  гражданины  Мадияр Хаҗиев белән  сәхифә тәкьдим итәбез. Бүген Чаллы каласында аның пыялага ясалган картиналарыннан “Үткәннәргә кайту” дигән күргәзмәсе ачыла. Кылкаләм остасының иҗатташ дуслары фикерләре дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз. Тапшыруыбызның икенче өлешендә язучы Фәрит Яхинның “Ак әбиләр догасы” дигән хикәясен ишетерсез.

24 октябрь.  “Пар канатлар”.

24 октябрь. “Пар канатлар”.

100 еллыгын билгеләп үткән  “Сөембикә” журналы коллективы  7 нче ноябрьдә  90 яшен тутырачак Татарстан радиосы коллективы белән тыгыз элемтәдә бер үк максатларда эшли. Журнал битләрендә  милләтебез  гаиләсе, гореф-гадәтләре, йолалары турында  даими язмалар басылып чыга һәм алар  быел 30 еллыгын билгеләп үткән “Пар канатлар” тапшыруы белән аваздаш. Редакция хезмәткәрләре  туры эфирда  болар хакында тәфсилләп сөйләячәк.