28 октябрь. “Ул үзе моң иде”. Җырчы Рәшит Ваһапов.
Татарстанның халык артисты, җырчы Рәшит Ваһаповка багышланган “Ул үзе моң иде” дигән концерт-очерк. Анда Рәшит Ваһапов язмаларында татар халык көйләре, композиторларыбыз әсәрләре яңгырый. Җырчы турында истәлекләре белән хезмәттәше Динә Сираҗетдинова уртаклаша. Тапшыруны Зәйтүнә Ваһапова алып бара. Радиобыз фондында сакланган бу программа магнитофон тасмасына 1990 нчы еллар уртасында язып алынган.