Archive by day Октябрь 29, 2017

29 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

29 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Тапшыруның якшәмбе чыгарылышында “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе тәкъдим ителә. Кунаханәнең түр башында – күренекле шагыйрь һәм драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан. Әңгәмә барышында язучының гомер юлы, иҗат сукмаклары чагылыш таба, шулай ук аның шигырьләре һәм шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырый.

29 октябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

29 октябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Көзге каникулны да башлап җибәрдек. Рәхәтләнеп ял итеп, музей- театрларга йөрергә дә җай чыкты. 25 октябрь көнне Татарстанның Әлмәт шәһәрендә  күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманованы искә алу кичәсендә Әлмәт мәктәпләре укучылары авторның шигырьләрен сөйләде, җырларын башкарды. Шулар һәм башкалар турында тапшыру барышында танышырсыз.