Archive by month Октябрь

29 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

29 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Тапшыруның якшәмбе чыгарылышында “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе тәкъдим ителә. Кунаханәнең түр башында – күренекле шагыйрь һәм драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан. Әңгәмә барышында язучының гомер юлы, иҗат сукмаклары чагылыш таба, шулай ук аның шигырьләре һәм шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырый.

29 октябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

29 октябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Көзге каникулны да башлап җибәрдек. Рәхәтләнеп ял итеп, музей- театрларга йөрергә дә җай чыкты. 25 октябрь көнне Татарстанның Әлмәт шәһәрендә  күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманованы искә алу кичәсендә Әлмәт мәктәпләре укучылары авторның шигырьләрен сөйләде, җырларын башкарды. Шулар һәм башкалар турында тапшыру барышында танышырсыз.

28 октябрь. “Ул үзе моң иде”. Җырчы Рәшит Ваһапов.

28 октябрь. “Ул үзе моң иде”. Җырчы Рәшит Ваһапов.

Татарстанның халык артисты, җырчы  Рәшит Ваһаповка багышланган “Ул үзе моң иде” дигән  концерт-очерк. Анда Рәшит Ваһапов язмаларында татар халык көйләре, композиторларыбыз әсәрләре яңгырый. Җырчы турында истәлекләре белән  хезмәттәше Динә Сираҗетдинова уртаклаша. Тапшыруны  Зәйтүнә Ваһапова алып бара. Радиобыз фондында сакланган бу программа магнитофон тасмасына 1990 нчы еллар уртасында язып алынган.

28 октябрь.  “Җиде көн”.

28 октябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бу атнада Казанда V чакырылыш  Татарстан Дәүләт Советының 33 нче утырышы булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан  Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары, дәүләт һәм муниципаль органнар җитәкчеләре катнашты. Утырышны Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Парламентның 33нче утырышында карау өчен көн тәртибенә башта 34 […]

28 октябрь. “Гөлбакча”.

28 октябрь. “Гөлбакча”.

Бүгенге тапшыруда көзнең кышка кул сузган вакытында  табигатьтәге  үзгәрешләр, тереклек дөньясының кышка әзерлеге һәм башка кызыклы күзәтүләр  белән таныша аласыз.

27 октябрь. Концерт.

27 октябрь. Концерт.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай  исемендәге дәүләт премиясе  лауреаты Гөлшат Зәйнашева шигырьләренә язылган  җарлардан төзелгән  концерт.