Archive by month Ноябрь

30 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

30 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

Соңгы елларда бер буын яңа, югары белемле, профессиональ, талантлы җырчылар үсте. Рүзил Гатин бүген Миланда чыгыш ясый, Альбина Шаһиморатова инде бөтен дөньяда танылган опера йолдызы.  Артур Исламов, Илүсә Хуҗина… милли җанлы талантлы җырчыларыбыз бар безнең бүген. Киләчәктә алар милләтебезнең горурлыгы һәм терәге булсыннар иде. Бүген без сезне “алга таба шушы җырчылар рәтендә булыр”, — дигән […]

29 ноябрь. “Салымны вакытында түлә дә — тыныч йокла!”

29 ноябрь. “Салымны вакытында түлә дә — тыныч йокла!”

“Татарстан” дәүләт радиосы да халыкка өстәмә мәг ълүмат бирү максатында 5нче санлы районара салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән туры эфирда аңлату алып барачак, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

29 ноябрь.  “Нефть чыккан якларда”.

29 ноябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан республикабызда аларга ярдәм, игътибар чараларын үз эченә алган ункөнлек башлана. Бөгелмәдән Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм хезмәт ветераны Таһир ага Әхмәтҗанов белән әңгәмә.

28 ноябрь.  “Татарстан дулкынында”.

28 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Танылган язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Бари улы Хәсәнов бу көннәрдә үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршыларга әзерләнә. Бүгенге тапшыруда без аның үзе белән әдәби иҗат турында сөйләшербез һәм  иҗатташ дуслары фикерләрен ишетербез.

28 ноябрь. «Пар канатлар».

28 ноябрь. «Пар канатлар».

Яшьлек  еллары михнәтле сугыш чорына туры килгән  Хөршид Идиятуллинага 90 яшь тулды. Яшьли тол калып, 4 бала үстергән  катлаулы язмышлы  бу апа  авылларыбызның киләчәк язмышы  турында фикер йөртә.