Archive by day Ноябрь 5, 2017

5 ноябрь.  “Көзге моң”.

5 ноябрь. “Көзге моң”.

Марсель Галиев әсәрләре буенча радиокомпозиция. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев шигырьләре һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән “Көзге моң” исемле радиокомпозиция. Шигырьләрне автор үзе укый.

5 ноябрь.  “Татарстан дулкынында”.

5 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Иртәгә республикабызда, татарлар яшәгән һәр төбәктә – олы бәйрәм. Төп кануныбыз – Татарстан Конституциясе кабул ителүгә иртәгә 25 ел тула. Менә шушы чирек гасыр эчендә әлеге документның безнең тормышыбызга ясаган йогынтысы, аның әһәмияте турында сөйләшербез бүген. Һәм бу сөйләшүдә күренекле галим һәм сәясәтче, аrадемик Индус Таһиров катанаша.

5 ноябрь. “Көмеш кыңгырау”.

5 ноябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Без бүген дусларыбыз иҗаты белән танышырбыз. Төгәлрәк итеп әйтсәк, Чаллы шәһәрендә чыгып килүче “Көмеш кыңгырау” газетасына күзәтү ясап, укучыларның газетада басылып чыккан язмаларын  сезнең игьтибарга тәкьдим итәрбез. Тапшыруыбыз ахырында  филләр турында кызыклы мәгълуматлар  да җиткерербез.