Archive by day Ноябрь 7, 2017

“Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли!”

“Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли!”

Бу атнада тагын бер зур бәйрәм – радиобызның 90 еллыгын билгеләп үттек. Туган көн тантанасы  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды. Юбилейның театр бинасында оештырылуы очраклы гына түгел. Моннан нәкъ 90 ел элек,  шушы бинада 1927 елның 7 ноябрендә 12:00 сәгатьтә тәүге мәртәбә: “Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли!” — авазы яңгыратыла.