Archive by day Ноябрь 12, 2017

12 ноябрь.  “Тел күрке – сүз”.

12 ноябрь. “Тел күрке – сүз”.

Туган телне кадерәүче тыңлаучыларыбызга адресланган тапшыруда күренекле галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның “Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр” дигән китабы белән танышуыбызны дәвам итәбез. Бүген “Тәмуг кисәве” дигән гыйбарәнең мәгънәсенә һәм килеп чыгышына тукталырбыз. Аннары академик Рузәл Йосыпов безне Ана теле дәресенә чакыра.

12 ноябрь.  “Татарстан дулкынында”.

12 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Тапшыруның “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсендә танылган шагыйрь, җитәкче, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуан белән әңгәмә тәкъдим ителә. Анда кунагыбызның тормыш юлы, иҗат эшчәнлеге һәм “Таттелеком” элемтә компаниясе алып барган хәйриячелек эшләре бәян ителә.

12 ноябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

12 ноябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Бүгенге тапшыруда без  Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе  президенты – Илүзә Гыйлемҗанова белән танышып  аның ниндиерәк вазыйфалар башкаруы турында ишетербез. Тапшыруыбызның икенче өлешендә  мавыктыргыч балалар журналы -«Тылсымлы  куллар»ның ноябрь санына  күзәтү ясарбыз.