Archive by day Ноябрь 14, 2017

14 ноябрь.  “Татарстан дулкынында”.

14 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Әле күптән түгел генә Татарстан милли китапханәсендә халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның якты истәлегенә багышланган «Җырларыңда безне юаттың…» дигән китапны тәкьдир итү кичәсе булып узды. Бүген без хәтер яңартып, яраткан җырчыбызны искә алырбыз. Тапшыруыбызның икенче өлешендә Габдулла Шәрәфиевның “Гомерем агышлары” хикәясен ишетерсез.

14 ноябрь. «Депутат каналы».

14 ноябрь. «Депутат каналы».

Татарстан  республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында  республикабызның  өч елга исәпләнгән бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде. Киләчәктә   кайсы тармакларга өстенлек биреләчәк, бюджетның керем өлешен арттыру өчен нинди чаралар күрелә? Гомумән, соңгы вакытта  депутатлар нинди проектларны әзерләү белән мәшгуль? Болар хакында туры эфирда  Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Равил Рәхмәтуллин  сөйләячәк.