Archive by day Ноябрь 15, 2017

15 ноябрь.  “Яшьлек аланы”.

15 ноябрь. “Яшьлек аланы”.

Чибәр, уңган-булган кызларның берсе – Гөлназ Гатина, “Татар кызы – 2017” халыкара конкурсы җиңүчесе бүген студиябезнең кунагы. Билгеле булганча, бәйге 2011 елда беренче тапкыр Чиләбе өлкәсендә оештырылды. Берничә ел эчендә ул җитди проект дәрәҗәсенә күтәрелде. 2016 елда Чиләбедә бәйге Халыкара дип игълан ителде. Быелдан алып аның финалы Россиянең төрле калаларында уздырылачак. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән […]

15 ноября. «Старт».

15 ноября. «Старт».

Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән физкультура дәресләрендә балаларның үлүе белән бәйле мәсьәләләргә кагылышлы  хәлләрне  күз алдында тотып, яшь буынның  сәламәтлеген  ныгыту һәм үстерү  чараларын күрү зарурлыгы хакында әңгәмә. (1 нче тапшыру)

15 ноябрь. «Балалар хокуклары сагында.».

15 ноябрь. «Балалар хокуклары сагында.».

Бүгенге көндә балаларыбызның хокукларын саклау өлкәсендә нинди эшләр башкарыла? Тапшыруыбызда бу һәм балигъ булмаганнарның иминлеген кайгыртуга бәйле башка сорауларга җавап эзләрбез. Әңгәмәдешебез – Республиканың балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина.