Archive by day Ноябрь 18, 2017

18 ноябрь. “Җиде көн”.

18 ноябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бу көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Кытайда. Тапшырубызда бу сәфәр һәм Президентыбыз катнашында узган башка әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләрбез. Авыл хуҗалыгы өчен гаять җаваплы чор артта калып бара. Игенчеләр  быелгы уңыш буенча йомгак ясый башлады. Тапшыруда кайбер нәтиҗәләр турында ишетә алырсыз.

18 ноябрь. “Гөлбакча”.

18 ноябрь. “Гөлбакча”.

Бүген без cезне  табигать кочагына сәяхәткә алып чыгарбыз. Матур җырлар, шигырьләр һәм  тереклек дөньясының кышкы йокыга әзерләнүе турында ишетербез. Бу көннәрдә балалар бакчаларында көзге бәйрәмнәр дә узды, нәни дусларыбыз аңа ничегрәк әзерләнгән икән, шулар турында тыңларбыз. Болар тапшыруыбызның кайбер темалары иде, тулырак итеп тапшыру барышында танышырбыз.