Archive by day Ноябрь 19, 2017

20 ноябрь. 7.10 – Туры элемтә.

20 ноябрь. 7.10 – Туры элемтә.

Республикабыз кырларында барлык төр культуралар буенча быелгы уңышны җыю төгәлләнеп килә. Бөртек өчен үстерелгән  кукурузны һәм  көнбагышны  җыеп урнаштырасы гына калды. Гомумән, игенчеләребез кышка нинди нәтиҗәләр белән керә? Болар хакында туры эфирда  Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләячәк һәм  тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк. Тел. 555 55 13, 555 55 […]

19 ноябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

19 ноябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Россиядә һәм Татарстаныбызда  игълан ителгән  Экология елы узып бара.  Без ел дәвамында тапшыруларыбызда табигатьне саклау уңаеннан уздырыла торган чараларны һәм яшь экологлар чыгышларын һәрдаим яктыртып барабыз. Мәктәп укучылары  үзләренең иҗатларында да экология темасына  һәрчак мөрәҗәгать итә. Бүген без аларның нәни генә иҗат җимешләре аша  сезне дә табигатебезне саклауга  өндибез.