Archive by day Ноябрь 22, 2017

22 ноябрь.  “Яшьлек аланы”.

22 ноябрь. “Яшьлек аланы”.

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сократ: «Хакыйкать бәхәстә туа», — дигән. Без, әлбәттә, бүгенге тапшыруда бәхәсләшергә җыенмыйбыз. Ләкин сүзебез шул хакта булыр. Студиябездә кунакта “Безнең фикер” беренче республикакүләм дебатларны оештыручылар, аның кураторы – Аммар әл-Әнси, Ләйсән Миңнуллина һәм Миләүшә Шәрәпова.

22 ноябрь.  “Старт”.

22 ноябрь. “Старт”.

Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән физкультура дәресләрендә балаларның үлүе белән бәйле мәсьәләләргә кагылышлы  хәлләрне  күз алдында тотып, яшь буынның  сәламәтлеген  ныгыту һәм үстерү  чараларын күрү зарурлыгы хакында әңгәмә. (2 нче тапшыру)  

22 ноябрь.  “Таң атканда”.

22 ноябрь. “Таң атканда”.

22 ноябрьдә Казан кремле музей тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда сәгать өчтә “Таң атканда” дип аталган күргәзмә ачылачак. Ул 1917 елның апрелендә Казанда узган Бөтенрусия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган. Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Илнур Низамиев әйтүенчә, бу тема җәмгыятькә күргәзмә буларак беренче тапкыр тәкъдим ителә.

22 ноябрь. Туры эфир.

22 ноябрь. Туры эфир.

  22 ноябрьдә психологлар көне билгеләп үтелә. Бу көн чираттагы тапкыр кешеләргә психолог һөнәренең әһәмияте турында искә төшерә, чөнки кешенең психологик сәламәтлеге физик сәламәтлек белән бер тиңдә тора.    Берәр җиребез авыртса, табибка барабыз, Ә күңел төшенкелеген, йөрәкне сыкраткан җан сызлавын нишләтергә йокыны качырган авыр уйлардан ничек котылырга? Кайбер кеше бу халәттән үзе генә чыга алмаска […]