Archive by day Ноябрь 24, 2017

24 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

24 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

Тапшыруыбызның бүгенге кунагы – Татарстанның халык артисты, Галискәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актрисасы Илсөя Төхфәтуллина. Бүген сезне аның белән очраштыруыбыз очраклы түгел. Илсөя Җиһангир кызы шушы көннәрдә үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Инде Камал театры бусагасын атлап керүгә дә 30 елга якын вакыт үткән. Үзенең иҗат юлында актриса […]

24 ноябрь.  “Яшәүләр рәхәт әни булганда”

24 ноябрь. “Яшәүләр рәхәт әни булганда”

Бүгенге музыкаль сәхифәбезне без шушы ялларда билгеләп үтеләчәк Әниләр көненә багышлап әзерләдек. Сезнең игътибарыгызга шагыйрь Вазыйх Фатыйховның әниләргә багышлап язылган шигырьләреннән һәм җырларыннан төзелгән “Яшәүләр рәхәт әни булганда” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Шигырьләрне автор үзе укый.