Archive by day Ноябрь 26, 2017

26 ноябрь.   “Тел күрке – сүз”.

26 ноябрь. “Тел күрке – сүз”.

Туган телне сөючеләргә адресланган тапшыруның яңа чыгарылышында Фирдәвес Гарипованың “Авыллар һәм калалар тарихыннан” дигән китабы белән танышуны дәвам итәбез. Аннары Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла татар телен укытуга кагылышлы фикерләре белән уртаклаша.

26 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

26 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Тагын дүрт көннән декабрьгә, кышка керәбез. Һәм менә шушы декабрь аенда зур-зур вакыйгалар көтелә. Яңа елны каршылауны әйткән дә юк, анысы инде үзгә бер бәйрәм. Әле тагын дкабрь нең бересендә без геометрия фәнендә революция ясаган бөек галим, якташыбыз Николай Лобачевскийның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Шул ук көнне язучы Альберт Хәсәновка 80 яшь тула. […]

26 ноябрь. “Көмеш кыңгырау”.

26 ноябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Бүген әниләр көне. Кадерледән-кадерле, назлыдан-назлы,  яхшыдан-яхшы, киң күңелле, йомшак куллы, олы җанлы әниләребезне бүгенге бәйрәм белән ихлас котлыйбыз һәм аларга көннәренең якты, кояшлы, күңелләренең тыныч булуын телибез. Тапшыруыбыз аша әниләрен котарга бер төркем дусларыбыз да килде. Ихлас котлауларын  бергәләп тыңлыйк әле.