Archive by day Ноябрь 27, 2017

27 ноябрь.  “Сердәшханә”.

27 ноябрь. “Сердәшханә”.

Яшь иҗатчыларның «Иделем акчарлагы» конкурсы яшь иҗатчыларны бергә җыйды. 20нче ноябрь көнне старт алган әлеге конкурста быел  Самара өлкәсеннән, Татарстаныбызның Буа, Арча, Саба, Норлат, Балтач, Кукмара һәм башка районнардан ике дистәгә якын каләм тибрәтүче катнашты. Бүгенге тапшыруда сез яшь иҗатчыларның үзләре укуында кайбер иҗат үрнәкләре белән танышырсыз.

27 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

27 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

Бүгенге тапшыру “Безнең мирас” журналының ноябрь ае санына күзәтүдән гыйбарәт. Басманың 11 нче санында урын алган мәкаләләргә анализны без журналының баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон, тарих, дин, педагогика бүлеге мөхәррире – Ленар Гобәйдуллин һәм журналның баш мөхәррир урынбасары-җаваплы секретарь – Марат Закир белән ясарбыз.

27 ноябрь. «Яңа көн».

27 ноябрь. «Яңа көн».

Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә, һәркемнең йөрәгенә бик якын бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Быел ул 26 ноябрьгә туры килде. Безнең ил өчен  чагыштырмача яңа бәйрәм булса да, халкыбыз аны тиз арада үз итеп тә өлгерде. Тик шунысын онытмыйк. Бәйрәмнәр үтә дә китә, ә бүгенге көндә хатын-кызларыбызны һәм иң беренче чиратта әниләрне борчыган проблемалар […]

27 ноябрь. “Юллар чатында”.

27 ноябрь. “Юллар чатында”.

“Юллар чатында” сәхифәсенең бүгенге чыгарылышында: Юл хезмәтләре кышкы сезонга ничек әзерләнгән? Ягулык сыйфатын тикшереп тору өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Узган атнада Эчке Эшләр министрлыгының ЮХИДИ  идарәсендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды.