Archive by month Декабрь

13 декабрь. «Яшьлек аланы».

13 декабрь. «Яшьлек аланы».

Һөнәрле – үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс дигән гыйбарәне истә тотып, бүгенге “Яшьлек аланы”на без тормышта кирәкле һөнәр үзләштерүче яшьләребезне чакырдык. Төгәлрәк әйткәндә, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына сәяхәт итәрбез. Анда белем алучы, студент елларында ук үзләрен спортта, иҗатта һәм укуда үзләрен төрле яклап сынап караган студентлар белән аралашырбыз. Бүген биредә 434 студент авыл […]

13 декабрь. «Татарстан дулкынында».

13 декабрь. «Татарстан дулкынында».

Әйе, 2018 елның гыйнвар аенда дөнья җәмәгатьчелеге һәм ислам дөньясы олуг фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе. Күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Аның исеме бөтен төрки һәм ислам дөньясында хөрмәт белән искә алына, хезмәтләре иң затлы уку йортларында өйрәнелә, ә бездә аның фикерләренә игътбар җитми, дип җаннары әрнеп йөрүчеләр булса, […]

13 декабрь. «Старт».

13 декабрь. «Старт».

Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән физкультура дәресләрендә балаларның үлүе белән бәйле мәсьәләләргә кагылышлы  хәлләрне  күз алдында тотып, яшь буынның  сәламәтлеген  ныгыту һәм үстерү  чараларын күрү зарурлыгы хакында әңгәмә. (2 нче тапшыру).

12 декабрь.  “Татарстан дулкынында”.

12 декабрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрь Факил Сафин. Аның белән кызыклы әңгәмә һәм үзе укуында шигырьләрен бергәләп тыңлыйк. Тапшыруыбызның икенче өлешендә  язучы Әхәт Гаффарның “Соңгы аваз” повестыннан “Яшиселәр алда әле” дигән өзек тыңлый аласыз.

12 декабрь. «Пар канатлар».

12 декабрь. «Пар канатлар».

Декабрь -  мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның һәм Башкортостанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашева туган ай.  Ул 2010 нчы елда бакыйлыкка күчкән иде. Тапшыру  мәрхүмәнең якты истәлегенә багышлана.