Archive by day Декабрь 6, 2017

6 декабрь. “Яшьлек аланы”.

6 декабрь. “Яшьлек аланы”.

Казанда IV авыл яшьләре форумы үтте. Җыелу урыны итеп матур табигатьле Петровский поселогында урнашкан “Регина” Ял комплексы сайланган иде. Форум “2014 – 2020 елларда Татарстанда авыл яшьләре” дигән дәүләт программасы кысаларында үтте. Аны оештыручылар булып Татарстан Республикасы авыл яшьләре берләшмәсе тора. Анда республикабызның 36 районыннан 18 яшьтән алып 35 яшькәчә 70 активист катнашты. Форумның көнүзәк […]

6 декабрь. «Старт».

6 декабрь. «Старт».

Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән физкультура дәресләрендә балаларның үлүе белән бәйле мәсьәләләргә кагылышлы  хәлләрне  күз алдында тотып, яшь буынның  сәламәтлеген  ныгыту һәм үстерү  чараларын күрү зарурлыгы хакында әңгәмә. (1 нче тапшыру).

6 декабрь. Туры элемтә.

6 декабрь. Туры элемтә.

Республикабызда  тарихи объектларны, һәйкәлләрне саклауга, төзекләндерүгә һәм реставрацияләүгә  зур игътибар бирелә. Өч объект ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Соңгы елларда  тарихи әһәмиятле объектларны  барлау буенча нинди эшләр башкарыла? Болар хакында туры эфирда Казан дәүләт мәдәният институтының ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе, профессор Рафаэль Вәлиев сөйләячәк.

6 декабрь. «Яңа көн».

6 декабрь. «Яңа көн».

Елның соңгы аена аяк бастык. Күп кенә оешмалар инде үзләренең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясый башладылар. Федераль юлларда башкарылган эшләр турында “Идел-Нократ” автоюлларының Капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Кәримов сөйли.

6 декабрь.  “Нефть чыккан якларда”.

6 декабрь. “Нефть чыккан якларда”.

Азнакайда район тормышында эз калдырган, аның үсешенә үз өлешен керткән, олы хезмәте белән хөрмәт яулаган кешеләрнең исемнәрен, үрнәген киләчәк буыннарга да җиткерү буенча игелекле эш башлаганнар. Үз хәбәрчебез Ясир Хөснетдинов язмасы шул хакта.