Archive by day Декабрь 7, 2017

7 декабрь.  “Офыклар”.

7 декабрь. “Офыклар”.

Татарстан премьер-министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән  авыл җирендә  яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын арттыру юнәлешендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән берлектә республика күләм үткәрелгән очрашулар, чаралар турында һәм кадрлар сәясәтен хәл итү  юлларының этаплары хакында җентекле әңгәмә. (2 тапшыру)

7 декабрь.  “Татарстан дулкынында”.

7 декабрь. “Татарстан дулкынында”.

Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбле быел үзенең оешуына 80 тулуны билгеләп уза.  Инде ничә дистә еллар дәвамында ансамбль милли традицияләребезне, җыр-биюләребезне үзләренең асыл сыйфатында саклап килә. Дөньяның төрле илләрендә чыгыш ясап, татар халкының нинди матур, бай мираслы, бөек халык икәнен күрсәтә. Ансамбльнең юбилей елында без сезне коллективның солистлары белән дә, […]