Archive by day Декабрь 10, 2017

10 декабрь. «Әдәбиятыбыз сәхифәләре».

10 декабрь. «Әдәбиятыбыз сәхифәләре».

“Шигърият”  тапшыруында шагыйрь Ркаил Зәйдулла әсәрләре тәкъдим ителә.   “Әдәбиятыбыз сәхифәләре”. Бу чыгарылышта язучы Рөстәм Галиулланың “Хикмәтле туган көн”  дигән әсәре буенча эшләнгән радиоинсценировка һәм танылган әдип Гурий Тавлинның “Еллар үткәч”  дип аталган хикәясе урын алган.  

10 декабрь.  “Тел күрке – сүз”.

10 декабрь. “Тел күрке – сүз”.

Тел -  сөйләшү, аралашу чарасы гына түгел. Ул  халкыбызның  тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын да чагылдыра. Һәр төбәкнең үз диалекты, үзенчәлекләре бар. Бу тапшыруда күренекле галимнәр, язучылар халкыбызны  дөрес  сөйләшү, дөрес язу серләренә өйрәтә.

10 декабрь. “Татарстан дулкынында”.

10 декабрь. “Татарстан дулкынында”.

“Казан утлары» журналының декабрь ае саны чыгып җитте. Укучылар киләсе яртыеелыкка да язылмый калмасын дип, анда иң шәп әсәрләр туплап бирелгән.  Шул ук вакытта бу сан ел дәвамында алып барылган эшкә бер йомгак та булган. Әйе, дуслар, ел йомгаклары ясый торган чак җитте. Һәм без 2017 ел белән хушлашу алдыннан журнал турында да, әдәбият турында […]

10 декабрь.  “Көмеш кыңгырау”.

10 декабрь. “Көмеш кыңгырау”.

Бүген безнең тапшыруда  Казан федераль университеты каршындагы IT  лицейда белем алучы Аяз Фәйзуллин катнаша. Аның белән булган әңгәмәне тыңлап, лицей тормышы белән танышырбыз. Тапшыруыбызның икенче өлешендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән  Баянның тууына 90 ел тулу уңаеннан әдипнең берничә хикәясен ишетерсез.