Archive by day Декабрь 20, 2017

20 декабрь.  “Яшьлек аланы”.

20 декабрь. “Яшьлек аланы”.

Чыннан да, җиһанга ашкынып яңа ел килә! Инде изге теләкләр әйтергә, бәйрәм табыны артына бергәләп җыелырга санаулы көннәр генә калды. Менә шундый бәйрәм алды көннәрендә Казан Россиянең төрле төбәкләреннән Яшь татар лидерларын бер мәктәпкә җыйды. Юк-юк, сез күз алдына китергән урындык-парталы мәктәпкә түгел, ә аралашу, киңәшләшү, фикер алышу мәктәбенә. Чара декабрьнең 14еннән 20сенә кадәр табигатьнең […]

20 декабрь.  «Татарстан дулкынында».

20 декабрь. «Татарстан дулкынында».

Татар дөньясы яңалыклары, республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган мөһим вакыйгаларга күзәтү, мәдәният, сәнгать,  фән эшлеклеләре белән очрашулар – республикабыз һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышыннан  иң актуаль мәсьәләләр,  вакыйгалар, көн кадагындагы яңалыклар.

20 декабрь. “Старт”.

20 декабрь. “Старт”.

Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән физкультура дәресләрендә балаларның үлүе белән бәйле мәсьәләләргә кагылышлы  хәлләрне  күз алдында тотып, яшь буынның  сәламәтлеген  ныгыту һәм үстерү  чараларын күрү зарурлыгы хакында әңгәмә. (1 нче тапшыру).

20 декабрь.  Туры элемтә.

20 декабрь. Туры элемтә.

Быел башкалабызның Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан, студиябезнең бүгенге кунагы — әлеге белем йортының диренкторы — Шәмсиева Гөлфия Гаяз кызы.

20 декабрь. “Нефть чыккан якларда”.

20 декабрь. “Нефть чыккан якларда”.

Нефть предприятиеләрендәге меңнәрчә энергетиклар нефть — газ табу һәм эшкәртү кебек мөһим тармакларның өзлексез нәтиҗәле эшен тәэмин итүдә хәлиткеч урыннарның берсен тоталар. Лениногорск районыннан хезмәт ветераны, «Татнефть»нең мактаулы нефтьчесе, 40 елдан артык нефть объектларында электрчы, энергетика җиһазлары мастеры булып эшләгән  Әзһәр Галиев белән үз  хәбәрчебез Ясир Хөснетдинов әңгәмәсе.