Archive by day Декабрь 25, 2017

25 декабрь.  “Сердәшханә”.

25 декабрь. “Сердәшханә”.

Яңа ел якынлаша дуслар. Менә-менә Яңа елның капкасы ачылып китәр дә түребезгә Кар кызы белән Кыш бабай атлар. Ә без аларны, Хуш киләсез, дип каршыларбыз. Бүгенге тапшыруыбыз да шундыйрак рухта әзерләнде. Дусларыбыз укуында шигырьләр дә ишетербез, аларның Яңа ел теләкләрен дә тыңларбыз.

25 декабрь.  “Татарстан дулкынында”.

25 декабрь. “Татарстан дулкынында”.

Яңа елны каршы алырга төгәл бер атна вакыт калып килә. Узган ел тарихи вакыйгаларга, кызыклы очрашуларга , файдалы әңгәмәләргә бай ел булды дип ышанып калабыз. Ел дәвамында без радио тапшыруларыбызда актив яшьләрнең эшчәнлеген, Татарстанда һәм Башкалабыз Казанда узган чараларның иң әһәмиятле дип тапкан мәгълүматләрне сезгә һәрдаем тәкъдим иттек. Халкыбызның әдәби ,дини,тарихи мирасына багышланган тапшырулар әзерләргә […]

25 декабрь.  Туры элемтә.

25 декабрь. Туры элемтә.

Һәр елны 27 нче декабрьдә  коткаручылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.Татарстан республикасы  Гражданнар оборонасы һәм  гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Илһам  Насыйбуллин туры эфирда  министрлык эшчәнлеге, коткару оешмаларының  техник җиһазланышы,  Татарстан коткаручыларының  дөнья күләмендәге чараларда катнашуы, вазыйфасын үтәгәндә  батырларча һәлак булган коткаручылар һәм аларның гаиләләре,  һөнәри бәйрәмне ничек каршылаулары һәм  башка  актуаль мәсьәләләр турында сөйләячәк,  […]

25 декабрь. “Юллар чатында”.

25 декабрь. “Юллар чатында”.

2017 елның 11 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 393 кешенең гомере  өзелгән. Бу турыда дүшәмбедә  Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгының уртак утырышында министр Артем Хохорин  хәбәр итте. Утырыш  Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узды. Бу чыгарылышыбыз 2017 елда соңгысы булды. Юлда игътибарлы һәм сак булырга кирәк дигән кагыйдәгә тугъры калыйк!

25 декабрь. “Нефть чыккан якларда”.

25 декабрь. “Нефть чыккан якларда”.

«Татнефть»тә җитәкчелек һәм профсоюз оешмасы тарафыннан кабул ителгән күмәк килешү коллективта үзара йөкләмәләрне беркеткән төп документ булып тора. Быел да ул тулы күләмдә үтәлә.   «Азнакайнефть» идарәсе профсоюз комитеты рәисе Рафис Хәсәнов белән әңгәмә.