Archive by month Декабрь

29 декабрь.  “Гөлбакча”.

29 декабрь. “Гөлбакча”.

Бүген безне нәни Илүзә табигать кочагына алып чыгар да Чыршыкай белән бергәләп экология елында эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясар.  Яңа елга  санаулы сәгатьләр калган бу көннәрдә Чыршыкай янына бәйрәмгә балалар да җыелган . Әйдәгез, аларны бергәләп тыңлыйк әле.

29 декабрь. «Татарстан дулкынында».

29 декабрь. «Татарстан дулкынында».

Яңа елга керергә санаулы көннәр калып килә. Һавага бәйрәм тәме кергән шушы тылсымлы бер вакытта күңел могҗиза көтә, менә хәзер, шушы мизгелдә үзгә яңалык, ниндидер бер көтелмәгән сөенеч килер кебек тоела. Күңелләрнең әнә шундый халәтен исәпкә алып, без “Татарстан дулкынында” тапшыруының холкын бер юлга үзгәртеп торырга булдык. Әтәч елын озатырга йөргән көннәрдә игътибарыгызга “Мактанчык әтәч” […]

28 декабрь.  “Офыклар”.

28 декабрь. “Офыклар”.

Татарстан премьер-министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән  авыл җирендә  яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын арттыру юнәлешендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән берлектә республика күләм үткәрелгән очрашулар, чаралар турында һәм кадрлар сәясәтен хәл итү  юлларының этаплары хакында җентекле әңгәмә. (3 тапшыру).

28 декабрь.  «Татарстан дулкынында».

28 декабрь. «Татарстан дулкынында».

Танылган җырчы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, талантлы музыкант Айдар Фәйзрахманов соңгы елларда үзен җырлар авторы буларак та танытты. Аның әсәрләрен җырчылар, сәнгать коллективлары башкара. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Айдар Фәйзрахманов башкаруында күренекле шагыйрьләренең әсәрләре һәм популяр җырчылар башкаруында Айдар Фәйзрахманов иҗат иткән җырлардан торган «Олы юл әйтте…» дигән концерт булды. Әдәби-музыкаль кимәлдәге әлеге […]

27 декабрь. Туры элемтә.

27 декабрь. Туры элемтә.

Телевидение һәм радио журналистлары  тапшырулар әзерлиләр, ә аларны халыкка  радио-телевидение  тапшыруларын трансляцияләү үзәге җиткерә. Шушы үзәкнең баш инженеры Ринат Сабитов  цифрлаштыруга һәм  ФМ дулкынга күчү юнәлешендә  соңгы елларда башкарылган эшләргә  нәтиҗә ясый, тыңлаучылар сорауларына җавап бирә. “Татарстанныкын ал!” Соңгы елларда  төрле  санкцияләр аркасында  республикабызда да  халык  куллануы товарларын  һәм азык-төлекнең яңа төрләрен  җитештерү артты,  авылларда  […]

27 декабрь.  “Яшьлек аланы”.

27 декабрь. “Яшьлек аланы”.

Дусларым! Бәйрәм җитә бит! Бер ел буе алдык аны көтеп. Онытыйк та иске борчуларны. Яңа елга атлыйк кыю итеп. Якты хыялларны юлдаш итик, Шатлык сәгатьләрен онытмыйк. Якын иптәш, дус-ахирәт белән Кулларны да кулга тотыныйк. Яңа елның яңа кары безгә Яңа бәхет нуры өстәсен. Өстәлләргә — муллык, күңелләргә — Ихлас теләкләрнең көлтәсен! (Г.Закирова) Без дә бүген […]

27 декабрь. “Старт”.

27 декабрь. “Старт”.

Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән физкультура дәресләрендә балаларның үлүе белән бәйле мәсьәләләргә кагылышлы  хәлләрне  күз алдында тотып, яшь буынның  сәламәтлеген  ныгыту һәм үстерү  чараларын күрү зарурлыгы хакында әңгәмә. (2 нче тапшыру).