Archive by day Январь 4, 2018

4 гыйнвар. Разил Вәлиев шигырьләренә җырлар.

4 гыйнвар. Разил Вәлиев шигырьләренә җырлар.

Күренекле шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция. Шигырьләр Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты Айрат Арсланов язмасында яңгырый.

4 гыйнвар.  “Татарстан дулкынында”.

4 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

Бүген бездә кунакта югары колоратур тавышлы һәм шул ук вакытта аны чын татарча, нәзакәтьле итеп яңгырата белүче, милли җанлы, тынгысыз, шул исәптән һәрдаим үзен камилләштереп, бүгенге көндә инде прима җырчылар рәтендә баручы җырчы,  төрле халыкара конкурслар лауреаты Илүсә Хуҗина.            

4 гыйнвар. “Акбай һәм Кыш бабай”.

4 гыйнвар. “Акбай һәм Кыш бабай”.

Туфан Миңнуллин. “Акбай һәм Кыш бабай”. Балалар өчен радиотамаша. Кадерле балалар, хәзер сезнең игьтибарга Туфан Миңнуллинның “Акбай һәм Кыш бабай” әсәре буенча эшләнгән радиоспектакль тәкьдим итәбез. Рольләрне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары башкара.