Archive by day Январь 9, 2018

9 гыйнвар. Концертлар.

9 гыйнвар. Концертлар.

Татарстанның атказанган  сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Мансур Шиһапов әсәрләреннән төзелгән әдәби-музыкаль композиция. Фатих Кәрим шигырьләренә язылган җырлар. Патриот шагыйрь, татар шигъриятенең күренекле вәкиле Фатих Кәрим шигырьләрен һәм аны шигырьләренә язылган җырлар, шулай ук  “Кыңгыраулы яшел гармун” дигән поэма тыңларга тәкъдим итәбез.  Шигырьләрне Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин укыйы.  Ә “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы  […]

9 гыйнвар.  “Татарстан дулкынында”.

9 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

Халык язучысы,Татарстанның  Габдулла Тукай исемендәге, РСФСРның Максим Горький исемендәге  Дәүләт премияләре лауреаты Аяз Мирсәет улы Гыйләҗевнең тууына 90  ел тулу уңаеннан бүген без әдипне искә алырбыз, радиобыз фондында сакланган тавышын ишеттерербез һәм әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итүче язучы һәм тәрҗемәче Фатих Кутлу белән әдипнең иҗаты турында сөйләшербез.

9 гыйнвар. “Пар канатлар”.

9 гыйнвар. “Пар канатлар”.

Тапшыруда  30 ел дәвамында  “Килен-кайнана, кайнана-килен”  сәхифәсе эфирга чыга.  Бу юлы  сүз  кодагыйлар мөнәсәбәтләре турында бара. Ялгызлык  җәмгыятебезнең яман  чиренә әйләнә бара.  Ил күләмендә  күпме кызлар утырып кала,  егетләр буйдак йөри. Тапшыруда   ялгызлыкка карата  ир-атлар һәм хатын-кызлар мөнәсәбәте белдерелә.