Archive by day Январь 13, 2018

13 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

13 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе инде берничә ел рәттән Рөстәм Яхин исемендәге Халыкара классик музыка фестивале уздырып килә. Татар музыкасын сөючеләр өчен әлеге фестиваль ел дәвамында көтеп ала торган бәйрәмгә әверелде. Фестивальдә гадәттә өч концерт тәкъдим ителә. Соңгысында – Гала-концертта композиторның киң таралган һәм сирәк яңгырый торган җырлары, романслары, инструменталь әсәрләре башкарыла. Узган елның 27 ноябрендә […]

13 гыйнвар.  “Яңа елда- яңа әкият”.

13 гыйнвар. “Яңа елда- яңа әкият”.

Әле кайчан гына без Кыш бабай белән Кар кызын каршылап  Яңа 2018 елны түребезгә уздырган идек. Бүген без   иске Яңа елны каршы алып ,янә  хатирәләребезне яңартырбыз. Яңа елны каршылаганда төрле  кызыклы һәм  көтелмәгән маҗаралар да булгалый. Бүген без дә сезне “Яңа елда – яңа әкият” дигән тамаша аша кабат тылсым дөньясына алып керербез.

13 гыйнвар. “Җиде көн”.

13 гыйнвар. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бүген – шимбә көн, һәм бу вакытта без, гадәттәгечә, узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз. Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына барып кайтты. Максаты —  энергетика объектлары белән танышу иде. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә узган елгы  төзелеш эшләре турында мәгълүмат бирелде. Быел Татарстанда 2 миллион 403 мең […]

13 гыйнвар. “Табигать дуслары”.

13 гыйнвар. “Табигать дуслары”.

Бу көннәрдә безнең якта кышлаучы кошларны , аларның җим эзләүләрен күзәтү безнең өчен бигрәк тә кызыклы. Алар салкында да ылыс кәүсәсеннән бик вак бөҗәкләрне эзләп таба.Үрмәләч,чыелдык та агач кәүсәләреннән үзләренә кирәкле бөҗәкләрне табып тукланалар. Дусларыбыз да җимлекләр ясап элә. Шулар һәм башка кызыклы язмалар, кышкы бөҗәкләр турында тапшыруыбызда тулырак итеп тыңлый аласыз.