Archive by day Январь 22, 2018

22 гыйнвар. “Сердәшханә”.

22 гыйнвар. “Сердәшханә”.

Мәктәп- гимназияләрдә җаваплы  уку чиреге дәвам итә. Чыгарылыш сыйныф укучылары  сынауларга әзерләнә. Киләчәккә нинди һөнәр сайларга уйлыйлар  икән?  20нче  татар гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы  Ландыш Егорова белән  шул турыда сөйләшәбез. Гимназиянең ирешкән уңышлары һәм киләчәккә планнары турында директор Рәхимә Арсланованың чыгышы да сезнең өчен кызыклы булыр.

22 гыйнвар. “Юллар чатында”.

22 гыйнвар. “Юллар чатында”.

Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының киңәйтелгән җиденче утырышында  юл иминлегенә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды. Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының коллегия утырышы булды. Министр чыгышында яңгыраган мәгълүматлар. Казанда әлегә бердәнбер булган эксперименталь юл билгесе барлыкка килде. Татарстанда Аракчино бистәсе – Югары Ослан маршруты буенча боз кичүе ачылды.

22 гыйнвар. «Яңа көн».

22 гыйнвар. «Яңа көн».

Гыйнвар -  Татарстанның халык шагыйре, республикабызның  Г.Тукай исемендәге  дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзиевның туган ае. Аның тууына 85 ел. Шул уңайдан  тапшыруда моннан берничә ел элек  Илдар Юзиев һәм  аның якташы, күренекле  табиб, Казан дәүләт медицина академиясе профессоры, Илдар абый белән бер көнне туган, быел 80 яшен билгеләп үтүче Илдус  Низамов катнашындагы  әңгәмә кабатлап бирелә.