Archive by day Январь 29, 2018

29 гыйнвар.  “Сердәшханә”.

29 гыйнвар. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы — Язгөл Рәхимова.  Аның тоткан кыйбласы, кылган эшләре, гыйлемгә омтылуы бүгенге яшьләргә үрнәк булырлык. Аның сер сандыгын    тапшыруның авторы  Дания Гайнетдинова белән бергәләп ачыйк.

29 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

29 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

Бездә кунакта “Безнең мирас” журналы. Әдәби, дини, тарихи мирасыбызга багышланган мәкаләләр гадәттәгечә әлеге журналының яңа санында да урын алган. Бүгенге тапшыруыбызда без менә шушы сандагы язмалар белән танышырбыз, аларның авторлары белән очрашырбыз.  

29 гыйнвар.  “Юллар чатында”.

29 гыйнвар. “Юллар чатында”.

Узган атна карлы-буранлы һава торышы белән юлда йөрүчеләргә шактый зур кыенлыклар тудырды. Транспорт чараларына да, җәяүлеләргә дә җиңел булмады. Кызганычка каршы, бу көннәрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны да бермә-бер артты, һәлак булучылар да күп булды. Россиядә гамәлдә булу вакыты чыккан таныклыкларын алмаштырганда машина йөртүчеләрнең актуаль юл кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерергә мөмкиннәр. Казанда бу елга түләүсез муниципаль […]

29 гыйнвар. «Яңа көн».

29 гыйнвар. «Яңа көн».

29 нчы гыйнвар -  Россия Герое  Ильяс Дәүдинең туган көне.  Тапшыруда Мәскәүдә яшәүче якташыбызның  Әфган сугышы елларында күрсәткән батырлыгы, яшьләрне  ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү буенча  хәзер алып барган  эшчәнлеге,  Әфган сугышы батырларына һәм аларның  гаиләләренә ярдәм күрсәтүе турында сүз алып барыла.

29 гыйнвар.  “Нефть чыккан якларда”.

29 гыйнвар. “Нефть чыккан якларда”.

Азнакайдагы төбәкне өйрәнү музееннан кеше өзелми. Биредәге кызыклы экспозиция заллары гына түгел, даими оештырылучы төрле кичәләр, очрашулар, күргәзмәләр, күренекле шәхесләргә багышланган чаралар да тарта аларны. Үз хәбәрчебез Ясир Хөснетдинов язмасы.