28 февраль. Концерт.
Роберт Миңнуллин шигырьләренә иҗат ителгән җырлар.
Роберт Миңнуллин шигырьләренә иҗат ителгән җырлар.
“Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – тарихсыз”, – дигән бик мәгънәле сүзләр бар. “Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз”, – ди безнең халык. Борын-борыннан җиде буын әби-бабасын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Шөкер, соңгы елларда тарихыбыз, гореф-гадәтләребез һәм үзенең нәсел җепләре белән кызыксынучы һәм […]
Актанышта узган кышкы спартакиада нәтиҗәләре, физкультура хәрәкәтен киң җәелдерү һәм спортны үстерү чаралары турында җентекле әңгәмә.
Татарстан республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы игълан иткәнчә, 2018 нче елда республикабызда ир-атлар сәламәтлеген тикшерү өстенлекле юнәлеш булачак. Казан төбәкара клиника-диагностика үзәгенең кардиология бүлеге җитәкчесе, югары категорияле табиб-невролог, медицина фәннәре кандидаты Марат Сәйхунов туры эфирда ир-атлар арасында йөрәк-кан тамырлары, неврология авыруларын тикшерү һәм дәвалау буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.
Азнакай районы авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы узды. Үз хәбәрчебез Ясир Хөснетдинов язмасы.
Музыкаль мизгелләр – бу иртәдә безнең радио сезгә көн буена яхшы кәеф бирә торган җырлар тәкъдим итә.
Әле күптән түгел генә Теләче районында Татарстанның халык язучысы, публицист, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулуны зурлап билгеләп үттеләр. Аның туган авылы Олы Мәтәскәдә һәм район үзәгендә узган чаралардан кызыклы язмалар һәм чордашлары истәлекләре белән бергәләп танышыйк.
Без сезнең өчен, хөрмәтле радиотыңлаучыларыбыз, яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге бирә торган концертларыбызны дәвам итәбез.
Республикабыз муниципаль берәмлекләрендә үткәрелгән гражданнар җыеннарында кичекмәстән башкарыласы эшләр турында фикер алышалар, үзара салымның авыл җирләрендәге яшәү рәвешен яхшыртуга уңай йогынты ясаячагы турында әйтәләр. Татарстан республикасы Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Рауиль Рахматуллин туры эфирда узган елгы нәтиҗәләр һәм әле шушы көннәрдә генә үткәрелгән җыеннарда күтәрелгән мәсьәләләр хакында сөйләячәк һәм тыңлаучылар […]
Музыкаль мизгелләр – һәр эш көнендә иртән безнең эфирда республикабыз композиторларының иң яхшы әсәрләре, халкыбызның яраткан җырлары яңгырый.