Archive by day Февраль 3, 2018

3 февраль. “Җиде көн”.

3 февраль. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бүгенге “7 көн” информацион тапшыруында: Республика министрлык һәм ведомстволарының узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышлары бу атнада да дәвам итте. Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Республика районнары һәм Казанның ЮХИДИ бүлекчәләренә тантаналы шартларда яңа 50 берәмлек транспорт бирелде. […]

3 февраль.  “Табигать дуслары”.

3 февраль. “Табигать дуслары”.

Кышның соңгы ае – февральне дә башлап җибәрдек.  Айның сынамышларына карап язның, җәйнең ничек килүен фаразлыйк. Бу вакытта  кошларга азык табу кыенлаша.  Кыш чыгу алар өчен зур имтихан. Алар сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Болар тапшыруыбызның кайбер темалары гына. Табигатьнең серен аңларга теләсәң, тапшыруны ахырына кадәр тыңлап бетер һәм тирә- юнебезне матурлауда үз өлешеңне кертергә онытма.