Archive by day Февраль 5, 2018

5 февраль. “Сердәшханә”.

5 февраль. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбызда  Татарстанның халык шагыйре, язучы һәм драматург , Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис  Яруллинны искә алып, аның тууына 80 ел тулу уңаеннан  радиобыз фондында сакланган балалар белән очрашу мизгелләрен яңартырбыз һәм соңгы әңгәмәсеннән өзек тыңларбыз.

5 февраль. Туры элемтә.

5 февраль. Туры элемтә.

Һәр елның 4 нче февралендә Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көне  билгеләп үтелә. Татарстанда да  бик күп  кешеләр яман шеш авыруыннан интегә. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикабызда  һәр 37 кешенең берсе, ягъни 104 мең 711 кеше исәпкә куелган. Авыруны  башлангыч этапта ачыклау, чир таралмасын өчен күрелергә тиешле чаралар һәм тыңлаучыларны борчыган башка мәсьәләләр турында  туры эфирда  […]

5 февраль. “Юллар чатында”.

5 февраль. “Юллар чатында”.

Дүшәмбе иртәсендә, гадәттәгечә, эфирда – “Юллар чатында” сәхифәсе. Узган атнада Республика районнары һәм Казанның ЮХИДИ бүлекчәләренә тантаналы шартларда  яңа 50 берәмлек транспорт бирелде. Хезмәткәрләргә эш машиналарыннан ачкычларны   Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм Республика буенча Эчке Эшләр министры Артем Хохорин тапшырды. Тантанадан соң  ЮХИДИ идарәсенең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган утырыш булды.

5 февраль. “Нефть чыккан якларда”.

5 февраль. “Нефть чыккан якларда”.

Нефть предприятиеләрендәге меңнәрчә энергетиклар нефть — газ табу һәм эшкәртү кебек мөһим тармакларның өзлексез нәтиҗәле эшен тәэмин итүдә хәлиткеч урыннарның берсен тоталар. Лениногорск районыннан хезмәт ветераны, «Татнефть»нең мактаулы нефтьчесе, 40 елдан артык нефть объектларында электрчы, энергетика җиһазлары мастеры булып эшләгән  Әзһәр Галиев белән әңгәмә.