Archive by day Февраль 6, 2018

6 февраль.  “Татарстан дулкынында”.

6 февраль. “Татарстан дулкынында”.

Әле күптән түгел генә Муса Җәлилнең Казандагы   музей — фатирында  язучы, журналист Шаһинур Мостафин белән очрашу кичәсе узды. Анда әдипнең дуслары, язучылар, иҗатын яратучы укучылары һәм “Кызыл ромашка” клубы  әгьзалары җыелган иде. Әлеге очрашу кичәсенең берникадәр кыскартылган язмасын бергәләп тыңлыйк.

6 февраль. “Пар канатлар”.

6 февраль. “Пар канатлар”.

Татарстанның халык шагыйре, республикабызның  Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 80 ел. Бу программа аның  якты истәлегенә багышлана. 9 февральдә, шагыйрьнең  туган көнендә,  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең  концерт залында “Җилләрдә сыналган җилкән” дигән әдәби-музыкаль кичә була. Ә бу тапшыруда шагыйрьнең якташы,  Баулы муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Ринат Хәмидуллин  катнаша, Фәнис абый һәм […]