Archive by day Февраль 7, 2018

7 февраль.  “Яшьлек аланы”.

7 февраль. “Яшьлек аланы”.

7 нче февраль көнне “Яшьлек аланы” тапшыруы турыдан-туры эфирда барачак. Башлану вакыты 13 сәгать 20 минутта. Туры эфир студиясе кунаклары – күптән түгел генә  республикабызда оешкан  “Шаян ТВ” дигән  балалар  телеканалы җитәкчесе Рамилә Сәхәбетдинова, тапшыруларны алып баручылар һәм авторлар.  

7 февраль. “Старт”.

7 февраль. “Старт”.

Чаңгы спорты белгече, Идел буе федераль университетының чаңгы бүлеге җитәкчесе Фәнис Газизов белән Татарстанда, Россиядә һәм  дөньяда чаңгы  спорты төрләренең  торышы, төрле дәрәҗәдәге ярышларда Татарстан спортчыларының нәтиҗәләре һәм  Кореядагы Олимпия уеннарына  кагылышлы мәсьәләләр тирәсендә фикер алышу. (2 тапшыру).

7 февраль. “Яңа көн”

7 февраль. “Яңа көн”

“Яңа көн” тапшыруының беренче өлеше — Сталинград сугышында совет гаскәрләренең фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 75 ел тулуга багышлана.  Бу канлы вакыйгалар аша үткән Рәис Сәфәров үз истәлекләре белән уртаклаша. Тапшыруның икенче өлеше  борынгы кульязмаларны өйрәнү белән шөгыльләнүче галим Ирек Һадиев  белән әзерләнгән. Иртәгә Россиядә  билгеләп үтеләчәк Фән көне уңаеннан, без ташьязмаларны өйрәнүнең фәнни  яктан әһәмияте […]

7 февраль. “Нефть чыккан якларда”.

7 февраль. “Нефть чыккан якларда”.

«Татнефть»тә күп төрле һөнәр ияләре эшли. Һәркайсының бердәм, төгәл, оста эш итүе генә уртак яхшы нәтиҗәгә китерә. «Азнакайнефть» идарәсенең скважиналарга җир асты ремонты үткәрү цехы мастеры Илдар Халиков белән әңгәмә.