Archive by day Февраль 11, 2018

11 февраль. “Тел күрке – сүз”.

11 февраль. “Тел күрке – сүз”.

Татарстанда Лев Толстой һәм Шиһабетдин Мәрҗани елы дәвам итә. Шул уңайдан халык язучысы Рабит Батулла туплаган “Мәрҗани сабаклары” дигән сәхифә белән танышырбыз. Аннары мөгаллимебез – филология фәннәре докторы Илдар Низамов “Ана теле дәресе”ндә узган тапшыруда башлап киткән “Җыр һәм тел” дигән теманы дәвам иттерер.

11 февраль.  “Татарстан дулкынында”.

11 февраль. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруда без сезнең игътибарга “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Чыннан да үтә дә кызыклы булачак, чөнки кешесе шундый – Әхтәм Зарипов — режиссер һәм язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Ә очрашуның сәбәбе… Сәбәбе дә бик тә кызыклы, күркәм бер вакыйга белән бәйле. Хәер, монысы тапшыру барышында ачыкланыр.

11 февраль. “Көмеш кыңгырау”.

11 февраль. “Көмеш кыңгырау”.

Бүгенге тапшыруыбызда   ана телебезнең тәмен тоеп, иҗат итеп, төрле мәдәни чараларда катнашып ныклы белем алып үсүче  дусларыбыз белән танышырбыз. Казанның Абдулла Алиш исемендәге татар  гимазиясендә  дәресләрдән тыш төрле иҗат түгәрәкләренә йөреп нинди шөгыльләргә өйрәнүләре һәм осталыклары турында үзләреннән ишетик әле.