Archive by day Февраль 14, 2018

14 февраль. “Яшьлек аланы”.

14 февраль. “Яшьлек аланы”.

Студиябезнең бүгенге кунагы – җыр-музыкага гашыйк егет Илнар Шәрәфетдинов. Ул “Дуслык моңы”, “Татар моңы” кебек бик тә дәрәҗәле халыкара татар җыр конкурслары лауреаты. Безнең студиягә ул ерак юлны якын итеп, Башкортстан Республикасыннан килде.  

14 февраль. «Татарстан дулкынында».

14 февраль. «Татарстан дулкынында».

Бүгенге эфирыбызның кунагы – Татарстанның атказанган артисты,  Халыкара һәм Бөтенроссия күләмендәге конкурслар лауреаты Айдар Сөләйманов. Берничә ел элек яшь талантлы җырчы егетебез “Төреквидение” фестивалендә Татарстан данын яклап икенче урынны яулаган иде. Бу көннәрдә ул Якутиядә уздырыла торган «Биир кун -2018» конкурсында катнаша. Бүгенге әңгәмәбез дә әнә шул хакта.  

14 февраль.  “Старт”.

14 февраль. “Старт”.

Чаңгы спорты белгече, Идел буе федераль университетының чаңгы бүлеге җитәкчесе Фәнис Газизов белән Татарстанда, Россиядә һәм  дөньяда чаңгы  спорты төрләренең  торышы, төрле дәрәҗәдәге ярышларда Татарстан спортчыларының нәтиҗәләре һәм  Кореядагы Олимпия уеннарына  кагылышлы мәсьәләләр тирәсендә фикер алышу. (3 тапшыру).

15 февраль. Туры эфир.

15 февраль. Туры эфир.

15 нче февраль – патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан  ил күләмендә төрле чаралар үткәреләчәк. Казанда сугышка китәр алдыннан Муса Җәлил яшәгән фатирда  шагыйрьнең музей-фатиры ачылуга 35 ел тулды. Тапшыруда музей хезмәткәрләре Муса Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен соңгы елларда башкарылган эшләр,  яңа экспонатлар  турында  сөйләячәкләр, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга […]