Archive by day Февраль 20, 2018

20 февраль. «Татарстан дулкынында».

20 февраль. «Татарстан дулкынында».

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы -  танылган рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе ,Татарстанның халык рәссамы Рифкать Мөхәммәд улы Вахитов. Ул бу көннәрдә үзенең  80 яшьлек  юбилеен каршылый. Аның белән тапшыруның авторы Дания Гайнетдинова очрашып сөйләште, иҗатташ дуслары фикерләрен белеште. Әле күптән түгел генә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты “Кара тәварих” исемле тарихи ельязма чыгарды. Шул хакта институтның […]

20 февраль. “Пар канатлар”.

20 февраль. “Пар канатлар”.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Халыкара Филантроп, шулай ук Сәхаб Урайский, Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреты, Нурлат районында туган, гомеренең соңгы көннәрен Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендә үткәргән милләттәшебез Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел. Аяк-куллары  хәрәкәтләнмәсә дә,  матур-матур шигырьләр иҗат иткән, 8 китап чыгарган, шулай ук  авызына каләм кабып рәсемнәр ясаучы  көчле рухлы сәнгатькәрнең  иҗаты турында  Самара […]

20 февраль.  “Музыкаль мизгелләр”.

20 февраль. “Музыкаль мизгелләр”.

“Музыкаль мизгелләр” сәхифәсенең бүгенге чыгарылышын без прозаик һәм шагыйрә Гөлнур Айзәтуллова  шигырьләренә иҗат ителгән  җырлардан  төзедек. Гомернең кадерен, яшәү мәгънәсен аңларга чакыручы әлеге  якты рухлы җырлар яңа көнебездә юлдаш булсын.