Archive by day Февраль 21, 2018

21 февраль.  “Яшьлек аланы”.

21 февраль. “Яшьлек аланы”.

“Яшьлек аланы” тапшыруының бүгенге чыгарылышы милләтебезнең күренекле фикер иясе, язучысы Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан әзерләнде. Без яшь галимә Алия Исрафилова белән аның иҗаты турында әңгәмә корырбыз, чөнки ул 2014 елда әдипнең публицистик эшчәнлеген тикшереп, кандидатлык диссертациясен яклый. Шулай ук Фәнил Гыйләҗевнең шигъри күчтәнәченнән авыз итәрбез.

21 февраль. «Татарстан дулкынында».

21 февраль. «Татарстан дулкынында».

“Җилфер-җилфер җил искәндә”, “Һаман яратам”, “Моңлану”, “Гөлнарым”, “Авыл кызы”, “Сакладым сине күңелемдә”, “Тәрәзәңдә утың бар”, “Исемеңне яздым”…  Беренче башкаруда ук халык күңеленә уелып кергән, аның иң нечкә хис-кичерешләрен җырга салган талантлы композитор, музыкант, баянчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шигырь эченә яшеренгән моңны […]

21 февраль. “Старт”.

21 февраль. “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас  Гафиятов белән  Биектауда  герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап үткәрелгән турнир хакында  әңгәмә.

21 февраль. Туры элемтә.

21 февраль. Туры элемтә.

Республикабызда  гражданнарның хокукларын саклау буенча бик күп оешмалар шөгыльләнә, аларның һәркайсының үз юнәлеше бар. Юстиция министрлыгы  нинди эшләр белән шөгыльләнә? Министрның беренче урынбасары  Айнур Галимов  шул хакта  сөйләячәк һәм “Юридик киңәш” сәхифәсенә килгән сорауларга җавап бирәчәк.