Archive by day Февраль 26, 2018

26 февраль.  “Сердәшханә”.

26 февраль. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы -  күп тапкырлар  төрле конкурсларда җиңү яулаган,  классик һәм халык җырларын үз итүче яшь башкаручы Нәфис Гаязов. Аның белән әңгәмәдә сез җыр сәнгатенең сихри көче, башкару осталыгына  ирешү серләре  турында да ишетерсез.

26 февраль.  “Юллар чатында”.

26 февраль. “Юллар чатында”.

  Казанда җәяүлеләргә юл бирмәүче йөртүчеләрне терки торган фото-видеокамера барлыкка килде. Иртәгә Казанда 5нче  Халыкара фәнни-гамәли “ИТС Форум” башлана. Биредә тормыш иминлегенең заманча проблемалары: Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион  үзәкләр турында фикер алышу була. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында машина йөртүчеләр өчен  яңа  мөмкинлекләр. Сабада  җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән очрашты.

26 февраль. «Яңа көн».

26 февраль. «Яңа көн».

21 нче февральдә  халыкара Туган тел көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан республикабызда туган тел атналыгы  узды. Казанның 16 нчы  татар-инглиз  гимназиясендә оештырылган чаралар аеруча нәтиҗәле булды.  Тапшыруда  шушы гимназиядә үткәрелгән чарадан   репортаж бирелә, гимназия директоры, рус, инглиз, татар теле һәм башка фәннәр буенча белгечләр гимназиядә төрле телләр укытуга зур әһәмият бирелүе, күпсанлы түгәрәкләр максатчан,  төрле […]