Archive by month Март

31 март.  “Җиде көн”.

31 март. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Шимбә көн без, гадәттәгечә, узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз. Бу атна якшәмбе Кемеревода булган фаҗига турындагы хәбәр белән башланып китте. Бу көн илебез тарихына канлы хәрефләр белән язылып кала. 28 март – Россия буенча матәм көне итеп игълан ителде. Тапшыру барышында быелгы Бердәм Дәүләт Имтиханын бирүгә кагылышлы үзгәрешләр турында да белә […]

31 март. “Гөлбакча”.

31 март. “Гөлбакча”.

Тиздән сыерчыклар кайтып өй каршындагы агачка кунып , безгә  җыр сузар. Чөнки без аларны нык сагындык. Сыерчыклар килүгә җайлы оялар  да ясап элдек. Елның шушы фасылында табигатьтә  тагын нинди үзгәрешләр күзәтелә, дусларыбыз балалар бакчаларында ниләр белән шөгыльләнә? Бүгенге тапшыруда шулар һәм башка кызыклы язмалар белән танышырбыз, җырлар тыңларбыз.

30 март. Концертлар.

30 март. Концертлар.

Популяр җырчылар, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев һәм  төрле халыкара конкурслар лауреаты Гөлназ Асаева концерты. Рәдиф Гаташ. “Саумы, сөюем, саумы, язмыш!” Әдәби-музыкаль композиция.

30 март. «Татарстан дулкылында».

30 март. «Татарстан дулкылында».

…Бер гомергә торыр мизгелләр бар, Мизгелләргә торыр гомерләр. Үрләр арты үрләр яулый кеше, Бер-бер артлы биек ул үрләр… Әлеге шигъри юлларның авторы — Башкортстандагы яшь татар шагыйре, популяр җырлар авторы Нурлан Ганиев. Бүген ул безнең студиябезнең кунагы.

29 март. “Офыклар”.

29 март. “Офыклар”.

Татарстан премьер-министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән  авыл хуҗалыгының бүгенге проблемалары, язгы кыр эшләре алдыннан  туган ситуация хакында  әңгәмә.

29 март. “Татарстан дулкынында”.

29 март. “Татарстан дулкынында”.

  Бүген без ярты гомерен Казанга, Иделгә, аның үткәнен һәм бүгенгесен барлауга багышлаган коллекционер, төгәлрәк әйтсәк филокартист, ягъни открыткаларны җыючы һәм өйрәнүче Абдулла Дубин белән очрашырбыз. Быел ул үзен Казан, Әстерхан һәм Идел елгасына багышланган бер серия китаплары, альбомнары һәм открыткалардан төзелгән буклетлары өчен Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат итеп тәкъдим итте. Әлеге хезмәтләрдә Идел […]