Archive by day Март 5, 2018

5 март.  “Сердәшханә”.

5 март. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбызда ана телебез сагында торучы бер төркем егет – кызлар катнаша. Алар  Казан театр училищесында белем алучы яшьләребез. Күптән түгел алар Татарстан язучылар берлегендә “Туган телем- иркә гөлем” дигән бәйрәмендә чыгыш ясаганнар иде. Хәзер аларның чыгышларын бергәләп тыңлыйк. Әлеге язма берникадәр кыскартылып бирелә.

5  март.  “Юллар чатында”.

5 март. “Юллар чатында”.

Узган атнада Казанда «Тормыш иминлеге проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр» темасына 5-нче Халыкара конференция булды. Ике көнгә исәпләнгән  форум кысаларында күргәзмә ачылды, пленар  һәм секция утырышлары узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда җәмәгать транспортына өстенлек бирелергә тиешлеген әйтте. Узган атнада ул  шәһәргә кайтарылган яңа троллейбуста йөрде. 2018 елның 22 февраленнән транспорт чараларына техник […]

5 март.  “Нефть чыккан якларда”.

5 март. “Нефть чыккан якларда”.

«Татнефть»тә сәнәгый куркынычсызлык, хезмәтне саклауга зур игътибар бирелә. Бу компаниянең һәр предприятие, цех, объектында шулай. Әлмәттә әлеге мәсьәләләр буенча үткән елгы эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә төп эш юнәлешләре уңаеннан олы киңәшмә узды.

5 март. Туры элемтә.

5 март. Туры элемтә.

Башкалабызның нәкъ үзәгендә урнашкан Казан Кремле –республикабызның иң  популяр туристлык объекты. Татарстанга кунакка килгән һәркем диярлек борынгы кирмәнебез буенча сәяхәт итә. Бүгенге тапшырубызда без әлеге Кремль эчендә урнашкан музейларга күзәтү ясарбыз. Әңгәмәдәшләребез -  Ислам мәдәнияты музее директоры Илнур Низамиев һәм Эрмитаж үзәге хезмәткәре Тәскирә Гыйляҗева.